Роман Шәйхетдинов яңа вазыйфага билгеләнде

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасыннан азат ителде. Хәзер ул Иннополис үсеше мәсьәләсен һәм цифрлы икътисадның кайбер юнәлешләрен алып барачак.

Роман Шәйхетдинов ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасын 2012 елның 28 маеннан башкара. 

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 5 июнендәге ПУ-312 номерлы Указы нигезендә Хәйруллин Айрат Ринат улы билгеләнде. Элегрәк ул Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкарган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International