Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Казанда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда чемпионнарны хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган ярышларда Россиянең 80 регионыннан 1700ләп конкурсант 92 WorldSkills компетенциясендә һәм 48 WorldSkills Юниоры компетенциясендә үз осталыкларын күрсәтте. Татарстан җыелма командасын 260 конкурсант һәм 216 эксперт тәкъдим итте. 218 конкурсант 58 алтын, 49 көмеш, 43 бронза, шулай ук 26 медаль яулады.
Чемпионатның ИТ-компетенцияләрендә татарстанлылар 25 призлы урын алды, шул исәптән 12 алтын медаль яулады. Җиңүчеләр арасында - Яр Чаллы шәһәренең 36 нчы лицее, КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты укучылары һәм төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары.
Рөстәм Миңнеханов чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын котлады һәм ярышларда алган тәҗрибә киләчәк карьерада һәм шәхси үсештә бәяләп бетергесез өстенлек бирәчәк, шулай ук 2021 елда Шанхайда узган дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау мөмкинлеге бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Шулай ук Татарстан Президенты алдынгы мәгариф оешмаларын билгеләп үтте, алар призерларны әзерләүдә уңышларга иреште. Алар арасында төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы бар.