Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм идарәчеләр өчен Форум - IT & Security Forum (ITSF) - Казанда 30 һәм 31 майда узачак. Ул ИТ һәм Киберкуркынычсызлык буенча төп экспертларны җыячак.
30 майда 9:30 сәгатьтә Корстон кунакханәсенең Бал залында узачак ITSF пленар дискуссиясе предприятиеләрне цифрлаштыру процессларында дәүләт һәм корпоратив инновацияләр роленә багышлана. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Росатом» ДК җитәкчелеге, Ростелеком, Check Point, ICL системалы технологияләр катнашачак.
Чара мәйданчыгында 30 һәм 31 майда түбәндәге секцияләр эшләячәк: "Дөньяда һәм РФда янаулар һәм трендлар", "Финанс секторында цифрлы технологияләр", "Цифрлы индустрия трендлары 2019", "Сәнәгать киберкуркынычсызлыгы", "187 ФЗ таләпләрен үтәүдә актуаль мәсьәләләр", "SOC һәм мәгълүмати иминлек белән идарә итү системасы: тәҗрибә һәм методология", "Цифрлы дәүләт элементы буларак ситуацион үзәк һәм ИТС". Форумның аерым секциясе корпоратив инновацияләргә багышлана.
Ике көн дәвамында гомуми мәйданы 700 квадрат метрдан артык булган партнерлык күргәзмәсе эшләячәк. Анда 50дән артык карар һәм технологияләр тәкъдим ителәчәк. 31 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәсен карап чыгу планлаштырыла.
Узган ел ITSFДА Россиянең 50 регионыннан меңнән артык делегат, шулай ук Кытай, Камерун һәм Көнчыгыш Европа илләре вәкилләре катнашты. Чара сайты www.itsecurityforum.ru