Росэнергоатом, «Иннополис» МИЗ һәм ИТ-парк хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ЦИПР-2019 кысасында «Росэнергоатом концерны» АҖ, «Иннополис» МИЗ» АҖ һәм «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәге төзелеше проектын бергәләп гамәлгә ашыру турында Меморандумга имза куелды.

Татарстан Республикасында ҮОД төзү өчен "Иннополис" МИЗ үз мәйданнарын, квалификацияле кадрлар һәм кирәкле инженер инфраструктурасы тәкъдим итәчәк. Росэнергоатом, мәгълүмат эшкәртү һәм саклау үзәкләрен төзү һәм эксплуатацияләү буенча зур тәҗрибәгә ия булган Россия электр энергетикасы тармагының эре предприятиесе буларак, Татарстан Республикасында ИТ-инфраструктураны үстерү һәм хезмәт күрсәтү буенча үрнәк булган ИТ-парк, шулай ук регион икътисадын цифрлыләштерү процессларында актив катнашучы буларак, проект партнерлары чыгыш ясаячак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектны гамәлгә ашыру Иннополиска Иннополис Университетын тәмамлаучылар һәм югары технологияләр шәһәре халкы өчен тәкъдим ителгән эш урыннары спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ЦИПР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International