Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 25.04.2010 ел, № 8-05-п/172 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциягә карамаган оешмаларга информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерләүгә бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә гаризалар бирү сроклары билгеләнде.
Гаризаларны бирү башлана - 9:00 13.05.2019
Гаризаларны бирү төгәлләнә – 14.05.2019 18:00
Субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
Документларның таныкланган күчермәләре белән гаризалар 1 экземплярда түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт.
Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, эш көннәрендә исәпләнгән биш көн эчендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тапшырылган документларны карый һәм субсидия бирү яки субсидия бирүдән баш тарту турында карар кабул итә.