Татарстан Республикасы командаларының Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасында катнашу чыгымнары өчен субсидияләргә заявкалар кабул ителә

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 25.04.2010 ел, № 8-05-п/171 боерыгы белән расланган коммерцияле булмаган оешмаларга Чиангмай шәһәрендә (Тайланд Корольлеге) Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасында катнашу чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы командаларының Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.

Гаризаларны бирү башлана – 9:00 13.05.2019

Гаризаларны бирү төгәлләнә – 14.05.2019 18:00

Субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  1. Министрлык тарафыннан расланган форма буенча субсидия алуга гариза (алга таба - гариза);
  2. Коммерцияле булмаган оешманың гамәлгә кую документлары, шулай ук аларга карата булган барлык үзгәрешләр турындагы документларның, тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән вәкаләтләр булганда, коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе яисә башка вәкаләтле зат тарафыннан расланган күчермәләре (Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазенең күчермәләрен кушып));
  3. Коммерцияле булмаган оешманың цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү һәм оештыру чыгымнарын гамәлгә ашыруга бәйле фактта тотылган чыгымнарын раслый торган документлар (чыгымнар сметасы, шартнамәләр һәм аларга кушымталар, башкарылган эшләр (күрсәтелгән хезмәтләр) актлары, түләү йөкләмәләре, шулай ук (булганда) счет, счет-фактуралар, туры килә торган һәм чыгым ордерлары, накладные, тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән вәкаләтләр булганда коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе яисә башка вәкаләтле зат тарафыннан расланган (Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазенең күчермәләре кушып));
  4. Салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар түләү буенча үтәлмәгән бурычның килешүне төзү планлаштырыла торган айдан алдагы айның беренче санына туры килүен раслый торган салым органы белешмәсе;
  5. Коммерциячел булмаган оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган, үзгәртеп кору, бетерү, банкротлык процедураларының коммерциячел булмаган оешмасына карата булмавы турында, шулай ук Татарстан Республикасы бюджетына, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен кире кайтару буенча срогы чыккан бурыч һәм килешү төзү планлаштырыла торган айга кадәрге айның беренче санына Татарстан Республикасы бюджеты каршында бүтән кичектерелгән бурыч булмавы турында гарантия хаты.

Документларның таныкланган күчермәләре белән гаризалар 1 экземплярда түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт.

Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, эш көннәрендә исәпләнгән биш көн эчендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тапшырылган документларны карый һәм субсидия бирү яки субсидия бирүдән баш тарту турында карар кабул итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International