Республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында хәбәр итү акциясендә катнаша ала. 31 нче майга кадәр чүплекләр турында иң күп хәбәрләр җибәргән катнашучылар призлар белән бүләкләнәчәк. Хәбәрләр ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР Халык контроле» мобиль кушымтасы аша кабул ителә.
Акциядә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
Шунысы МӨҺИМ: акциядә катнашуга бары тик «Чүплек» категориясе буенча гына гаризалар кабул ителә.
Нәтиҗәләр июнь башында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан ясалачак. Бүләкләү «Экояз2019» конкурсына «Иң актив студент» һәм «Иң актив вуз» номинацияләрендә йомгак ясау кысаларында узачак.
Акция турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.