29-30 апрель көннәрендә Татарстанда телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 29-30 нчы апрель көннәрендә «ТРПЦ РТ» филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

29 нчы апрель көнне 9:00 дән 15:00 гә кадәр Буа муниципаль районының Яңа Чәчкаб һәм Балык Бистәсе муниципаль районының Котлы Бөкәш торак пунктларында, ә 30 нчы апрельдә Мамадыш муниципаль районының Яңа Комазан авылында сүндерелергә мөмкин.

Фото: pexels

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International