Иннополиста Роман Шәйхетдинов «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Богданов белән очрашты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис технопаркында оештырылган авиакомпаниянең стратегик ИТ – сессиясе кысаларында «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Богданов белән очрашты. Яклар Аэрофлот һәм Иннополис Университетының киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ике ел элек «Аэрофлот» ГАҖ һәм Татарстан Хөкүмәте арасында килешү имзаланган иде, аның нигезендә яклар мәгълүмат технологияләре, фәнни-техник, инновацион, мәгълүмати-аналитик, эксперт өлкәләрендә хезмәттәшлек итәләр инде. Мәсәлән, килешү кысаларында Иннополис Университетында гражданлык авиациясе өлкәсендә инновацияләр үзәге ачылды, ул Аэрофлотта киләчәкне практик рәвештә гамәлгә ашыру өчен инновацион идеяләр эзләү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International