17 нче майда «Digital Start» белем бирү программасы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында 17 нче майда «Digital Start» яшьләр цифрлы эшкуарлык форумы узачак, анда өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар ИТ-парк Бизнес-инкубаторы менторлары җитәкчелегендә нульдән төзелгән югары технологияле проектларын тәкъдим итәчәкләр.

«Digital Start» яшьләр форумы - технологик эшкуарлык буенча белем бирү программасының финалы. Проектларны яклау вакытында алар технологик эшкуарлык һәм инновацияләр өлкәсендәге экспертлардан, бизнес һәм ИТ-берләшмә вәкилләреннән кире элемтә алачак. Барлык чыгышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр оештыручылар һәм партнерлардан кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Форум мәйданчыгында барлык теләүчеләр өчен социаль күнекмәләр, Soft Skills – лидерлык, үз-үзеңне тәкъдим итә белү, командада эшләү һәм мотивация буенча өйрәтү секцияләре оештырылачак.

Форумга теркәлү һәм барлык теләүчеләр өчен чара программасы:  forum.digitalstart.info

Чараның төп максаты – Татарстан Республикасы яшьләрен цифрлы эшкуарлыкка җәлеп итү һәм төбәктә югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләрне үстерү өчен шартлар тудыру.

Форум ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ICL системалы технологияләр, Ак Барс банкы һәм «Венчур акселераторы» ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International