Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 23 нче апрельдән 25 нче апрельгә кадәр "ТРПЦ РТ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
23 нче апрель көнне сәгать 9:00 дән 15:00 гә кадәр Актаныш муниципаль районының Бурсык, Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза, Балтач муниципаль районының Чепья торак пунктларында сүндерелергә мөмкин.
24 нче апрель – Актаныш муниципаль районының Иске Теләкәй һәм Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Бизнәсе авылларында. Шулай ук Троицк урманындагы радиотапшыру станциясендә ремонт эшләре аркасында, өзү Казанның аерым торак массивларына да кагылачак.
25 нче апрель - Актаныш, Ленино Яңа Чишмә муниципаль районы һәм Югары Ослан муниципаль районының Олы Мәми авылында.
Фото: pexels.com