Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә иминият компанияләре һәм иминият агентларын uslugi.tatarstan.ru порталында электрон сервислар урнаштыруга чакыра.
Конкурс ТР Элемтә министрлыгы сайтында бастырылган хәбәр һәм регламент нигезендә үткәрелә.