Роман Шәйхетдинов Нидерланд эшлекле даирәләре вәкилләренә Татарстанның ИТ-потенциалы турында сөйләде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Кичә Нидерландның бизнес вәкилләре белән түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдир итте.

Аерым алганда, спикер Татарстанның цифрлы трансфорациянең төп юнәлешләре турында сөйләде, алар арасында - хезмәтләрне һәм сервисларны цифрлаштыру, цифрлы тигезсезлекне бетерү, дәүләт мәгълүмат системаларының тотрыклы эшчәнлеге аша цифрлы технологияләрне үстерү һәм башкалар.

Шулай ук Роман Шәйхетдинов Татарстанның төп инновацион объектлары – югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы, Иннополис шәһәре, шулай ук «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм Иннополис Университеты белән таныштырды.

Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук Голландиянең «Portavita» компаниясе җитәкчесе - «Иннополис» МИЗ резиденты Эверт ван Хойтинк чыгыш ясады. Ул Татарстанда техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона территориясендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Portavita - медицина мәгълүматларын дистанцион җыю өчен системаларны эшләүче. Системадан файдаланучылар күп кенә медицина күрсәткечләрен мөстәкыйль рәвештә төшерә һәм дәвалау оешмасына кермичә, аларны дәвалаучы табибка җибәрә алалар.

Исегезгә төшерәбез, 1-2 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның рәсми делегациясе составында Нидерланд Корольлегендә булды, аның кысаларында җирле компания вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International