Мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча Иннополис Университеты олимпиадасында РФ 12 регионыннан мәктәп укучылары җиңде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

28-31 март көннәрендә Иннполис университеты базасында мәгълүмати куркынычсызлык буенча Олимпиада узды. Өч көн дәвамында Россия Федерациясенең 23 регионыннан 7-11 сыйныфларның 68 укучысы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә индивидуаль һәм командада бурычларны хәл иттеләр, челтәр җайланмаларын разведкалау һәм зәгыйфьлекне эзләү белән шөгыльләнделәр.

Иң яхшы нәтиҗәләрне Татарстан Республикасы, Воронеж, Түбән Новгород, Свердловск, Владимир өлкәләре һәм башка төбәкләрдән катнашучылар күрсәтте. Иннополис Университетында аңлатуларынча, Олимпиадада алынган белемнәр катнашучыларга мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә алга таба да үсәргә һәм вузга профильле юнәлешләргә укырга керергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International