«ТВ Центр» һәм «Россия Мәдәният» каналларының аналог версияләре «А» литеры белән билгеләнде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Сигез «А» литеры белән маркировкаланган федераль каналга тагын ике өстәлде - «ТВ Центр» һәм «Россия Мәдәният». Телевизор экраны почмагында бу хәрефне телевизор  логотибы белән янәшә телевизор караучылар тапшыруларны салым форматында караган очракта күрә.

Россия телевидение радиотапшырулар челтәре, федераль телеканаллар белән берлектә, телеканалларның аналогик версия логотипларына өстәмә рәвештә «А» литерасы белән аналоглы телесигналын махсус маркалый. Бу тамашачы сигнал кабул итү ысулын билгеләсен һәм Татарстанда 3 нче июньдә булачак аналог тапшыруларны өзгәнчегә кадәр «Сан»га күчәргә өлгерсен өчен эшләнде.

Элегрәк бу хәрефне шундый сигез телеканал логотибы белән янәшә күрергә мөмкин иде: «Первый канал», «Россия 1», НТВ, «Бишенче канал», «Рен ТВ», СТС, ТНТ, «Звезда». Хәзер бу исемлеккә тагын ике федераль телеканал кушылды.

Цифрлы форматка күчү өчен телевизорны үзгәртеп корырга һәм телевизор DVB – Т2 цифрлы стандартын "поддерживать" иткән очракта, аны индивидуаль яки коллектив антеннага тоташтырырга кирәк. Моны телевизорга инструкция аша ачыклап була.

Әгәр телевизор кирәкле цифрлы стандартны хупламый икән, антеннадан тыш, тагын махсус DVB-Т2 приставкасы кирәк булачак. Мондый приставканы теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатып алырга була.

Әгәр телеканаллар логотибы янында «А» хәрефе булмаса, сездә 20 яки күбрәк телеканал бар икән, димәк, сез инде цифрлы эфир телевидениесен яки кабельле яки спутник телевидениесе операторлары абоненты булып торасыз һәм сезгә дә борчылыр урын юк.

Шулай ук региональ телеканаллар әлегә аналоглы форматта эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International