Укучыларга кирәкле ИТ-белгечләр булу турында сөйләячәкләр

2019 елның 15 марты, җомга

Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 9, 11 нче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын Ачык ишекләр көненә 16 нчы март көнне Казан шәһәре, Б. Галиев урамы, 3а адресы буенча 15:00 сәгатьтә чакыра.

Чара программасында-махсус җиһазланган лабораторияләр һәм аудиторияләр буенча экскурсия, шулай ук WorldSkills хәрәкәтенең милли җыелма командасын әзерләү өчен өйрәнү полигоны.

Моннан тыш, укучылар «Мобиль робототехника» һәм «Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү» компетенцияләре буенча күнегүләр карый алачаклар.

Җитәкчеләр белән очрашуда кунакларга техникумның белем бирү программасы һәм керү шартлары турында сөйләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, техникум «Компьютер системалары һәм комплекслары», «Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру», «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү», «Челтәр һәм системалы идарә итү», «Элемтә челтәрләре һәм коммутация системасы» һ. б. белгечлекләр буенча әзерләнә.

Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 272-55-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International