ИТ-белгечләргә үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимының өстенлекләре турында сөйләделәр

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Казан һәм Яр Чаллы ИТ-паркы резидентлары белән очрашу уздырды.

Профессиональ керемгә салым - өстәмә салым түгел, ә дүрт пилот төбәктә – Татарстан Республикасында, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә 2019 елның 1 нче гыйнварыннан кертелгән махсус салым режимы. Ул якындагы ун елда гамәлдә булачак.  

Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән бары тик ташламалы ставка буенча салым гына түли алачаклар. Бу бизнесны законлы рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф салынудан башка эшләп чыгарудан табыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Махсус салым режимына күчү өчен мөһим шарт куела – мөстәкыйль коммерция эшчәнлеге алып баручыларның еллык керемнәре дәрәҗәсе 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Чарага җыелган ИТ-белгечләргә "Минем салым" мобиль кушымтасында үзмәшгуль гражданнар буларак теркәлү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Сервисның файдалы функцияләре арасында - Федераль салым хезмәте идарәсенә визитыннан башка онлайн теркәлү, исәп-хисаплар турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә тапшыру, сатып алучыларга чеклар җибәрү, салымнар түләү «бер клик»ка тапшыру.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада үзмәшгуль гражданнар сыйфатында эксперименталь салым режимы кертелгәннән бирле 4,5 мең татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International