Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» фотоматериалларын җыю буенча конкурс дәвам итә.
Конкурсның төп максаты – яшьләрне патриотик тәрбияләүдә куллану мөмкинлеге булган Бөек Ватан сугышы чорындагы фотоматериалларның электрон архивын булдыру.
"Гаилә фотохроникасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе 2012 елда старт алды. 2015 елда Татарстан Республикасы акциядә катнашкан Россия субъектлары арасында 1 нче урынны алды. 2017 елдан башлап конкурс төбәк дәрәҗәсендә үткәрелә. Ике ел эчендә Татарстан иреклеләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы турында истәлекне саклап калган 5 меңнән артык фото җыелды.
Конкурста катнашырга гаилә архивларында сугыш кырларында яки тылда хезмәт иткән туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләре сакланган татарстанлылар чакырыла. Фотосурәтләрнең күчермәләре һәм аларга кыскача шәрехләр оештыру комитетының электрон адресына җибәрелә: fotohroniki75@mail.ru.
Республика конкурсының башлангыч нәтиҗәләре 2019 елның апрелендә билгеле булачак. Җыелган барлык материаллар электрон база булдыру һәм музей экспонатларын тулыландыру өчен Татарстан Республикасы Милли музее фондына тапшырылачак. Бу конкурс тәмамланмый – Гомумроссия финалы 2020 елның маенда узачак.
Конкурс Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотоларының иң яхшы электрон архивы һәм иң яхшы фотокүргәзмә номинацияләрендә уза.
Конкурс республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Фото: pexels.com