Узган ел ИТ-академия 1000гә якын кешене укытты

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2018 елда 939 кеше Казан һәм Яр Чаллыда ИТ-парк академиясен тәмамлады. Шул ук вакытта программалаштыру курсларын 272 укучы, i-Land - 341 бала, ә өлкәннәр аудиториясе өчен курсларны - 326 кеше узды.

ИТ-академия эшләгән дәвердә - 2015 елдан башлап аның стеналарында цифрлы күнекмәләр 3 меңнән артык татарстанлы алган.

ИТ-парк ИТ-академиясе гражданнар һәм юридик затлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү буенча хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International