Бүген, "Саннар дәресе" Бөтенроссия Белем бирү чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар кунакка ясалма интеллект һәм машина белән уку темасына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Бөтен ил буенча "Саннар дәресе" белем бирү чарасының икенче этабы башланды. Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының информатика, программалаштыру һәм цифрлы технологияләргә кызыксынуын арттыру максатыннан акциягә кушылды. Татарстанда беренче шундый дәрес Иннополис лицеенда 7 нче декабрьдә узды. Ул вакытта балалар министрга заманча мәгълүмати технологияләр үсеше һәм перспективалары турында сораулар бирделәр. Бүген, чираттагы ачык дәрестә лицей укучылары Роман Шәйхетдиновның ясалма интеллект үсешен исәпкә алып, ун елдан соң нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачагы, укытучы яки табибны алыштыра аламы, иҗади продуктлар булдыра аламы, роботларны юмор хисе астында программалаштырып буламы, дип кызыксындылар.
Министр укучылар белән аралашу барышында, якын киләчәктә цифрлы күнекмәләр, шул исәптән мәгълүматларны нәтиҗәле файдалану буенча да, теләсә нинди һөнәр өчен кирәк булачак, шуңа күрә бу компетенцияләрне хәзер үк үстерү мөһим, дип ассызыклады. Ул шулай ук укучыларны яңа идеяләр һәм продуктлар, шул исәптән IT өлкәсендә дә булдырырга чакырды.
Киләсе "Саннар дәресләрен" РФ төбәкләрендә май аена бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Һәр дәрес цифрлы икътисадның төп күнекмәләрен үстерүгә багышланачак. Очрашу темалары "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проектының өстенлекләре нигезендә раслана.
Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, "Цифрлы икътисад" АКБО һәм Россиянең алдынгы «1С», «Яндекс», «Касперский лабораториясе» кебек технологик компанияләре тарафыннан оештырылды, Mail.Ru шулай ук «Кодвардс» белем бирү платформасы һәм Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.