Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 07.02.2010 ел, № 8-05-п/29 боерыгы белән расланган коммерцияле булмаган оешмаларга цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрүне оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде.
Гаризаларны бирү вакыты – 9:00 22.02.2019
Гаризалар бирү тәмамлану – 25.02.2019 18:00
Субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
Документларның таныкланган күчермәләре белән гаризалар 1 экземплярда түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 нчейорт.
Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, эш көннәрендә исәпләнгән өч көн эчендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тапшырылган документларны карый һәм субсидия бирү яки субсидия бирүдән баш тарту турында Карар кабул итә.