Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Татарстан Республикасы цифрлы икътисадын үстерү максатында уртак хезмәттәшлек турында килештеләр. Имза салу 2019 елның 5 нче февралендә Иннополиста министрлык коллегиясендә узды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов кул куйды.
Килешү төзү тантанасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Килешү кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе Татарстан Республикасы санлы икътисады үсешендә мәгълүмати, методик һәм эксперт-аналитик ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук цифрлы икътисадны үстерү чараларында катнашучы хуҗалык итүче субъектларга ярдәм итүнең гамәлдәге формалары турында Министрлыкка хәбәр итәчәк.
Килешүне гамәлгә ашыру этапларының берсе - «үтәли технологияләр» һәм республика предприятиеләренең һәм хакимият органнарының цифрлы трансфорациясен кертү буенча стратегик планнарны, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын гамәлгә ашыруда төбәкнең катнашу ысулларын һәм башкаларны үз эченә алган якындагы биш елга Татарстан Республикасы цифрлы үсеше концепциясен формалаштыру күздә тотыла.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең кирәкле методик һәм эксперт-аналитик базасы бар, бу хезмәттәшлек кысаларында уңай роль уйнаячак.