5 нче февраль 14:00 сәгатьтә Попова исемендәге технопаркта (Иннополис шәһәре) «Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2018 ел эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән киңәшмәсе узачак. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 2018 елда тармак эше нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итәчәк.
Чара сылтама буенча видеотрансляция режимында, шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтының төп битендә булачак.