Узган ялларда Пермьдә Цифрлы үсеш лидерларының төбәкара киңәшмәсе узды, аның программасының төп темаларының берсе - «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы булды. Чараны АҖ «ЭР-Телеком Холдинг» цифрлы икътисадны үстерү буенча стратегик партнер ярдәме белән РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Пермь төбәге Хөкүмәте белән берлектә оештырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Киңәшмә кысаларында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, катнашучылар 2018 елның декабрендә Цифрлы үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумын раслаган проектларның алты паспортына кагылдылар.
2017 елның җәендә Россия Хөкүмәте раслаган «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән һәм алты юнәлешне үз эченә ала: цифрлы мохитне норматив җайга салу, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы икътисад, цифрлы технологияләр, мәгълүмати инфраструктура һәм дәүләт идарәсе.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов ассызыклаганча, милли программаны гамәлгә ашыруда төп мәсьәлә – кирәкле инфраструктураны тәэмин итү. «Илнең дүрттән бер халкының киң полосалы керү мөмкинлеге юк, ә бу барлык база санлы сервисларны үстерү өчен нигез булып тора. Президент тарафыннан тагын 100 меңнән артык социаль өлкә объектларын җәлеп итү бурычы куелган. Модельне сайлау бик мөһим, без моны ничек эшләячәкбез, – дип билгеләп үтте Максим Акимов. - Шулай ук безгә операторлар мотивациясен ничек булдырырга кирәклеген аңларга кирәк. Без Дәүләт чаралары хисабына цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын актив алга сөрдек. Нәтиҗәдә, төбәкләрдә күп сандагы торак пунктларның Интернетка керү ноктасы бар, ә интернетка тоташкан йорт хуҗалыклары – ноль. Безгә бу тарихны кабатламаска кирәк. Безгә Интернет белән йортлар, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, бизнес тәэмин ителергә тиеш».
АҖ «ЭР-Телеком Холдинг» президенты, элемтә һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы комиссиясе рәисе Андрей Кузяев бизнес исеменнән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, ИТ-компанияләрнең уңышлы үсеше өчен кайчак акча гына түгел, ә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү өчен регулятор шартлар да кирәк. «Бүген Россия әйдәп баручы интернет-державаларның берсе булып тора, әмма Милли программаны гамәлгә ашыру өчен безгә яңа инструментлар кирәк. Инвесторларны җәлеп итү өчен механизмнар кирәк, аерым алганда, дәүләт акчалары хисабына төзелгән телекоммуникация челтәрләренә тоташу бушлай булырга тиеш. Моны закон нигезендә ныгытырга кирәк», - дип ассызыклады Андрей Кузяев.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Леонид Левин билгеләп үткәнчә, цифрлы тигезсезлек булмасын өчен илнең барлык төбәкләрендә цифрлы икътисадның үсеш темпларын исәпкә алу мөһим.
Шул ук вакытта, РФ Федерация Советы әгъзасы, Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев сүзләренчә, ил халкын сөйләшүгә чакырырга кирәк, алар яңа технологияләр ярдәмендә үзләренең көнкүрешен уңайлырак итә алсын өчен.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының санлы региональ практикалары турында сөйләде. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар арасында - Үзәкләштерелгән бухгалтер исәбе һәм хисап системасы, өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен мобиль офис һәм башкалар.