Татарстан шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүматлаштыру буенча Төмән тәҗрибәсен өйрәнә

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Төмән өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнде. Төмәнгә эш визиты 22-23  нче гыйнварда булды.

Делегация составына шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Челтәр компаниясе» вәкилләре керде.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы территорияне планлаштыру һәм үстерү белән идарә итү процессларын автоматлаштыру кысаларында электрон ведомствоара хезмәттәшлек принцибы буенча эшли. Системаның төп функцияләре арасында -территориаль планлаштыру, идарә итү һәм контроль; аерым объектларны төзү һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү; дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына, физик һәм юридик затларга шәһәр төзелеше һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле дөрес белешмәләр бирү.

Төмән өлкәсенең уңай тәҗрибәсе шуны күрсәтте: әлеге системаны эшләү регион территориясен нәтиҗәле үстерергә, кешеләр тормышы өчен уңайлы мохит булдырырга, шулай ук шәһәр төзелеше процессларында катнашучыларның мәнфәгатьләрен килештерергә, шуның белән төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирде.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан шундый ук система эшләнә, ул алга таба Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарына да таратылачак.

Фото: Төмән өлкәсе Хөкүмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International