Узган ял көннәрендә Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Россети» эре энергетика компаниясе менеджеры белән Цифрлы трансформация юнәлешендә Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ГАҖ «Россети» өчен «Электр энергетикасы тармагына карата цифрлаштыру чорында стратегия һәм тактика» укыту чарасы программасы холдинг заказы буенча ИТ бизнес - модуль проекты кысаларында Иннополис университеты белгечләре тарафыннан эшләнде.
Ике көн дәвамында «Россети» вәкилләре цифрлы технологияләрне үстерү һәм эшләү принциплары, аларны электр энергетикасы тармагында куллану, цифрлы платформалар мөмкинлекләре турында докладлар тыңладылар. Шул ук вакытта мәгариф сессиясендә катнашучылар алган теоретик белемнәрне исәпкә алып практик мәсьәләләрне хәл иттеләр.
Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышын «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруга багышлады. «Цифрлаштыру белән бирелгән үсеш векторы дәүләт идарәсендә, гомумән икътисадта, җәмгыятьтә һәм бизнеста глобаль үзгәрешләр белән бәйле», - дип билгеләп үтте министр.
Татарстанда цифрлы икътисадны үстерү регионда булдырылган төп тармак объектларын тәэмин итә. Иннополис университеты составына фәнни-тикшеренү үзәкләре керә, алар мәгълүмат куркынычсызлыгы, геомәгълүмат системалары, «акыллы шәһәрләр» буенча цифрлы икътисадның төп бурычларын хәл итә.
Бүген МИЗ «Иннополис» резидентлары «акыллы шәһәр», роботлаштырылган җитештерү һәм җитештерү процесслары белән автоматлаштырылган идарә итү өлкәсендә карарлар тәкъдим итәләр. Иннополиста финанс технологияләре, киберкуркынычсызык, ясалма интеллект һәм «әйберләр Интернеты» өлкәсендәге эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Ахырда барлык катнашучылар да курс узу турында дипломнар алдылар.
Фото: ГАҖ «Россети»