Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында 21 нче гыйнварда планлаштырылган регламент-профилактик эшләр турында хәбәр итә.
Спутниктагы тәнәфесләр белән бәйле рәвештә түбәндәге программаларны трансляцияләү аналог һәм цифрлы тапшырулар каналларында күзәтеләчәк:
«Беренче канал», «Россия 1», «Петербург-5 канал» һәм «НТВ» - 2:00дән 5:00кә кадәр;
«Россия мәдәнияте» - 2:00дән 6:27гә кадәр.
Шулай ук 21 нче гыйнварда тәнәфес цифрлы эфир телевидениесе каналларында булырга мөмкин - 2:00 дән 11:00 гә кадәр. Исегезгә төшерәбез, цифрлы эфир телевидениесе составына түбәндәге каналлар керә: «Первый канал», «Россия-1», "Россия-24", "Матч ТВ", "НТВ", "Бишенче канал", "Россия – Культура", "Карусель", "ОТР", "ТВ Центр", икенче составында – РЕН ТВ, "Спас", СТС, "Домашний", ТВ-3, "Пятница"! , «Звезда», "Мир", ТНТ һәм "Муз-ТВ".
Моннан тыш, профилактик эшләр белән бәйле рәвештә АҖ ТРК "Яңа Гасыр" телекомпаниясе программаларын трансляцияләү буенча 21 нче гыйнварда 2:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр тәнәфес булырга мөмкин.:
Шәмәрдән п.: «ТНВ» – 25 телевизион канал (ТВК); «Болгар радиосы» - 102,3 МГц.
Түбән Кама: «ТНВ» - 31 ТВК; «Болгар радиосы» - 102,6 МГц.
Олы Полянка авылы (Биләр): «ТНВ» – 34 ТВК; «Болгар радиосы» - 101,4 МГц.
Лениногорскида: «ТНВ» – 39 ТВК, «Болгар радиосы» – 102,1 МГц.
ТР Элемтә министрлыгы татарстанлыларны үткәрелә торган эшләргә аңлау белән карауларын сорый.