ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында бүген почта элемтәсе хезмәте сыйфаты мәсьәләләре каралды

2012 елның 22 мае, сишәмбе

Бүген, 22 майда Марат Гадый улы Галиев рәислегендә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы булды.

Утырышта каралган төп сорауларның берсе -халыкка  почта хезмәте күрсәтүне яхшырту иде. Доклад белән бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров чыгыш ясады.

Татарстан җирлегендә почта хезмәтен 9 оператор үти. Төп башкаручы - “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе. Бу өлкәдә 9100 кеше эшли, шуларның 90 проценты – хатын-кыз. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 12 мең сум. Почта хезмәтенең табыш динамикасы стабиль рәвештә үсә. Эшмәкәрлекнең башка өлкәләре белән чагыштырганда почта табышы үсеше темпы күпкә зур. Иң зур үсеш хатлар җибәрү белән бәйле. ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы һәр декадада периодик басмаларга язылу мониторингын үткәрә. Мәсәлән, 2012 елның 17 маена, 2011 елның шул ук периоды белән чагыштырганда электрон ресурслар куллану аркасында тираж 15 процентка кимегән. Алай да Татарстан Республикасы периодик басмалар яздыру буенча Россиядә икенче урынны саклап килә.

 

Татарстанда элемтә бүлекләре клиент залларында 39 үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы бар, монда идарәче компанияләр счет-фактуралары буенча газга, электроэнергиягә, суга, ЮХИДИ штрафларын, телефон элемтәсе өчен, кабельле телевидение һәм интернет өчен түләп була.

 

Клиентлар уңайлыгы өчен эре сату үзәкләрендә яңа мини-элемтә бүлекләре ачыла, почта челтәре өчен бу перспективалы хезмәт. 2011 елда “Франт” сату үзәгендә Казанда өченче элемтә пункты ачылды, ул иң кирәкле почта хезмәте спектрын үз эченә ала. 2012 елга Казанда гына түгел, башка эре шәһәрләрдә дә тагын 3 шундый бүлек ачылырга планга кергән. Казанда, зур микрорайоннарда   өстәмә рәвештә 3 яңа элемтә бүлеге ачылачак(ХХI век, Солнечный город, Поперечно-Базарная).

 

Эшләнгән эшләр шактый булса да, элемтә өлкәсенең иң кыйммәтле ресурслары – аның хезмәткәрләре белән бәйле сораулар кала бирә. 2011 елда кадрларның 21 проценты алмашынган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 0,5 процентка артык. Ел саен 600 хезмәткәр бала карау белән бәйле ялда була. Бүгенгә республика буенча “Татарстан почтасы” буенче 268 эш урыны буш, Казанда – 95. Төп сәбәп- эш күләме зур, эш хакы тиешенчә түгел. Минималь хезмәт хакын әлегә арттыру мөмкин түгел, бу хезмәткә түләү чыгымнарын арттырачак, димәк түләмәүчелек китереп чыгарырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International