Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы "Татарстан һәрвакыт элемтәдә!" конкурсында җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләде. Әлеге конкурс истәлекле датага багышланган - республикада телефон элемтәсе барлыкка килүгә 130 ел. Тантаналы чарага Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан балалар килгән иде.
Ай дәвамында 6-17 яшьлек укучылар министрлык адресына телефон элемтәсен үстерү темасына үзләренең иншаларын һәм рәсемнәрен юлладылар. Гомумән алганда, конкурска 135 инша һәм 68 рәсем килгән, шуларның жюри иң матурларын һәм кызыклыларын сайлап алган.
Конкурста җиңүчеләрне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов сәламләде. "Сез барыгыз да тема бик яхшы үтеп, иҗади эшегездә үткәндәге телефон элемтәсен үстерү этапларын, шулай ук киләчәк телефоннарының тышкы кыяфәтен һәм функционалын чагылдыра алгансыздыр", - дип билгеләп үтте министр урынбасары һәм яшь буынның республика өчен мөһим булган даталарга багышланган конкурсларда катнашуның мөһимлеген ассызыклады.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр, шулай ук бу көнне Казан ИТ-паркында узган «Әкияттә кунакта» дигән яңа ел тамашасында катнаштылар.