ТР Элемтә министрлыгында Татарстан тьюторларына грамоталар тапшырылды

2018 елның 21 декабре, җомга

Кичә Казан ИТ-паркында ТР Элемтә министрлыгының Электрон мәгариф дәүләт мәгълүмат системасында укытучыларның эшен алып баручы муниципаль башкарма хакимият органнары вәкилләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова үткәрде. Укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү, ә мәгариф оешмаларын Wi - Fi аша чыбыксыз тоташу нокталары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» системасын модернизацияләү турында да фикер алыштылар.

Моннан тыш, Татарстан педагогларын укытуга зур өлеш керткәннәре һәм аларның эшен «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» системасында алып барулары өчен 38 тьюторга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International