Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәктәп укучыларының «Татарстан һәрвакыт элемтәдә!» конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс Татарстан Республикасында телефон элемтәсе оешуга 130 ел тулуга багышланган иде.
2018 елның 29 нчы октябреннән 30 нчы ноябренә кадәр 6-17 яшьлек укучылар министрлыкка түбәндәге темаларның берсенә инша яки рәсем җибәрделәр: «1888-2018 еллар: телефон элемтәсе ул вакытта һәм хәзер»; «хәзерге заман кешесе тормышында элемтә роле»; «киләчәкнең телефон элемтәсе-нинди ул?». Конкурска барлыгы 135 инша һәм 68 рәсем килде. Иҗади эшләрне бәяләгәндә техника һәм аларның үтәлеш сыйфаты, фикернең оригинальлеге һәм конкурс темасын ачу исәпкә алынды.
Конкурс эшләрен карау нәтиҗәләре буенча «иң яхшы рәсем» номинациясендә Илья Милованов (Казан шәһәре) һәм Валерия Мякушкина (Казан шәһәре) җиңүче дип табылды. «Иң яхшы инша» номинациясендә беренче урыннарны Рияз Шәфигуллин (Апас районы) һәм Эмиль Нигъмәтуллин (Казан шәһәре) яулады. Алар барысы да призлар һәм дипломнар алачак. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барысына да рәхмәт белдерәбез!