ТР Элемтә министрлыгы хезмәткәрләре GIS Tech Russia конференциясе чараларында катнашалар

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Иннополис Университетында GIS Tech Russia геомәгълүмат технологияләре турында конференция ачылды. Форум геомәгълүмат системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча әйдәп баручы экспертларны, илнең дәүләт хакимияте органнары һәм тармак компанияләре вәкилләрен җыйды. Конференция чараларында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнаша.

Форумның эшлекле программасы кысаларында ИТ-индустрия һәм технологияләр үсеше перспективалары, Россиядә цифрлаштыру процесслары, шул исәптән Татарстан дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген оптимальләштерүдә геомәгълүмат системалары мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла.
 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстан Элемтә министрлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Урман ресурслары белән дәүләт идарәсе системасын камилләштерү максатларында урман комплексын һәм урман фондының геомәгълүмат системасын исәпкә алу буенча мәгълүмати система булдыру эшен алып бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат үзәген гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
 
Моннан тыш, Иннополис Университеты һәм тиешле министрлыклар белән берлектә дистанцион зондлаштыру мәгълүматлары нигезендә урман фонды һәм авыл хуҗалыгы җирләре торышын мониторинглау һәм тикшереп тору буенча геомәгълүмат сервислары эшләнә. 2019 елда әлеге сервисларның Татарстан Республикасы Урман һәм агросәнәгать фондлары системалары белән автомат рәвештә интеграциясен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International