Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан илнең 85 регионы арасында электрон больничныйлар бирү буенча 1 нче урынны алды. Икенче һәм өченче урыннарны Белгород һәм Кемерово өлкәләре бүлеште. Проектны 2017 елның июлендә эшләтеп җибәргәннән бирле, Татарстанда электрон рәвештә 330 мең эшкә яраксызлык кәгазе бирелгән.
Татарстанда көн саен 2200дән артык электрон больничный бирелә. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 300 тапкыр арткан. Татарстанда хезмәткә сәләтсезлекнең электрон листокларын бирү буенча лидерлар булып Түбән Кама РҮХ, Яшел Үзән РҮХ, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе тора.
Исегезгә төшерәбез, пациентларның һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар: эшкә яраксызлык кәгазен электрон рәвештә яки кәгазьдә алу. Шул ук вакытта электрон документлар да, кәгазь документлар да бертигез.
Фото: pixabay.com