IT-куб мәктәп укучыларын программалаштыруга өйрәтә

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Хәзерге вакытта төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы укучыларны да өйрәтә. Ноябрь аеннан монда Java һәм Python программалаштыру телләре, кибер гигиена һәм системалы идарә итү буенча 12-18 яшьлек балалар өчен техник курслар старт алды.

Мәктәп укучылары өчен өстәмә белем бирү программалары «IT-cube» балалар үзәге базасында тормышка ашырыла һәм 6 айдан бер елга кадәр чорга исәпләнгән. Сүз уңаенда, бушлай курслар тыңлаучылар булырга мөмкин, тиешле тестны узып. Сайлап алуны узган балалар педагоглар белән техникум мәйданчыгында, атнага берничә тапкыр, дәрестән тыш вакытта шөгыльләнәләр.

Тагын бер төркемгә эләгергә дә мөмкин! Теркәлү өчен сылтама буенча керепгә кирәк: http://www.ktits.ru/itcube

Әйтергә кирәк, IT-cube курсларын тыңлаучылар ноябрьдә Казанда узган Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында үзләрен күрсәтергә өлгергән инде. Газизов Радмир һәм Тарасов Вячеслав яшүсмерләр арасында «Челтәр һәм системалы идарә итү» һәм «Бизнес өчен программа карарлары» компетенцияләрендә призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International