ИТИС Югары мәктәбе абитуриентлар өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе (ИТИС) 9-11 сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен 7 нче декабрьдә ачык ишекләр көненә чакыра. Кунакларны ИТИС бакалавриат белем бирү программасын тәкъдир итү көтә.

Очрашуны КФУның ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов үткәрәчәк. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү «интеллектуаль робототехника», «3D-модельләштерү», «компьютер уеннарын эшләү», «мобиль эшләү» һәм башка юнәлешләр буенча алып барыла.

Очрашу 7 нче декабрьдә 16.00 сәгатьтә Кремль ур., 35, КФУның икенче корпусы адресы буенча узачак. 1310 (13 кат). Чарага керү ирекле, алдан теркәлү таләп ителә.

Фото: Талантлар Университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International