12 нче декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында кабул итү Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
Татарстан Республикасы халкының, дәүләт хакимияте органнарының һәм оешмаларының Элемтә хезмәтләреннән, мәгълүмат ресурсларыннан һәм мәгълүмати хезмәттәшлектән файдалану ихтыяҗын тәэмин итү;
Татарстан Республикасының «Электрон Хөкүмәт» системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү;
Татарстан Республикасы территориясендә перспективалы инфокоммуникацион технологияләр һәм стандартлар кертүгә ярдәм итү;
Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт күрсәтүче барлык мәгълүматлаштыру һәм элемтә операторлары өчен конкурентлык тирәлеге үсеше өчен тигез хокуклы шартлар тудыру.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 2211-19-08 телефоны буенча башкарыла.