Бүген Казанга визиты кысаларында Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле, стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков Россия венчур компаниясе генераль директоры Александр Повалко белән Иннополиста булды. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.
Попова исемендәге технопаркта шәһәр мэры Руслан Шагалиев кунакларга Иннополисның социаль инфраструктурасы турында сөйләде, ә АҖ «МИЗ «Иннополис» генераль директоры Ренат Хәлимов МИЗ резидентлары турында сөйләде, Иннополиста ИТ - әзерләүчеләрне МИЗ режимы гына түгел, ә компанияләргә үзара хезмәттәшлек итәргә, тәҗрибә уртаклашырга һәм консорциум булдырырга мөмкинлек бирүче уникаль мохит тә җәлеп итте, дип ассызыклады.
Иннополиста инде булган Smart City консорциумы турында «Градиент Килби» компаниясе генераль директоры Константин Соснов хәбәр итте. Ул МИЗ «Иннополис» резидентлары инде хәзер үк «акыллы кварталлар» булдыру буенча берничә проектны бергәләп гамәлгә ашыралар, дип сөйләде. Аерым алганда, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә Smart City консорциумы Казахстанның Уральск шәһәрендә шундый «акыллы квартал» булдыруга заказ алды һәм проект уңышлы тормышка ашырыла инде.
Дмитрий Песков һәм Александр Повалко Schneider Electric һәм «Ачык Мобиль платформа» компанияләренең эшләнмәләре офисларын карап, технопарк буйлап кыскача экскурсия ясадылар. Шулай ук кунаклар «Яндекс» компаниясенең пилотсыз таксиларыннан файдаландылар һәм Иннополис университетында булдылар. Укыту-лаборатория комплексында аларга югары уку йорты проектлары, шул исәптән "Аэронет"юл картасы кысаларында эшләнелә торган 4D геомәгълүмат платформасы турында сөйләделәр.
Фото: Иннополис матбугат хезмәте