Татарстан укучылары Болгариядә информатика буенча халыкара көзге турнирда 9 медаль яуладылар

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

Татарстан укучылары Шумен шәһәрендә (Болгария) узган информатика буенча Халыкара Көзге турнирда 9 медаль яуладылар: 3 алтын һәм 6 бронза. Ярышларда Россия, Болгария, Әрмәнстан, Румыния, Молдавия, Швейцария, Сербия, Әзербайҗан һәм Польшадан 200 укучы катнашты. Безнең илне 44 катнашучы тәкъдим итте, шуларның 22се — татарстанлылар.

«Юниор» категориясендә  Булат Харисов һәм Булат Миңнеханов республикага алтын белән кайттылар, бронза белән — Камил Шәрипов, Артур Лукьянов . «Сениор» категориясендә Татарстан өчен алтын медальне Илдар Гайнуллин яулады, бронза — Азат Исмәгыйлев, Арсений Староверов, Булат Миннәхмәтов һәм Алексей Максимов.

Болгариядә информатика буенча халыкара көзге турнир 2009 елдан Болгариянең мәгариф һәм фән министрлыгының информатика буенча Милли комитет җитәкчесе инициативасы белән үткәрелә. Ике көн дәвамында катнашучылар программалаштыру телләрендә бурычларны хәл итә: C++. Һәр мәсьәләне хәл иткән өчен 100 баллга кадәр алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International