ТР Элемтә министрлыгында Воронеж дәүләт хезмәткәрләре төркеме стажировка узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Воронеж өлкәсе Хөкүмәте Аппараты вәкилләре төркеме бу атнада Казанда, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы базасында стажировка үтте. Стажировка максатларының берсе - дәүләт һәм муниципаль идарәдә ИТ-технологияләр куллану өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү һәм үз проектларын булдыру.​

Кунаклар республиканың иң уңышлы ИТ-проектлары белән таныштылар, алар арасында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, «Халык контроле» сервисы, «ГЛОНАСС – 112» системасы һәм башкалар бар иде. Воронежлылар шулай ук югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.

Стажировка кысаларында Воронеж өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре Воронеж өлкәсенең цифрлы моделен булдыру өчен электрон интерактив платформа булдыру, шулай ук Татарстанда алынган мәгълүматны исәпкә алып, цифрлы технологияләрне үстерү һәм аларны Воронеж өлкәсе хакимияте органнарында куллану проектларын эшләп бетерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International