Кичә Казанда Россия почтасы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының макр региональ этабы узды. Быел иң яхшы почта хезмәткәрләре традицион конкурсы беренче тапкыр берьюлы ике һөнәр - элемтә операторы һәм Россия Почтасы бүлекләре башлыклары өчен үткәрелә. Һөнәр буенча иң яхшы исем өчен Идел буе төбәкләреннән 7 почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе һәм операторы көч сынашты. Катнашучылар теоретик тест һәм практик биремнәр үтәгәндә һөнәри белемнәрен күрсәттеләр.
«Һөнәри осталык конкурслары - Россия Почтасының яхшы традициясе. Һәр конкурсантка ул карьера баскычы буенча югарыга менү", – дип уртаклашты Идел 2 макрорегионы директоры Александр Вакуленко.
Конкурска «Почта элемтәсе» белгечлеге буенча Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары чакырылган иде. Булачак почта хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсының ничек узуын кызыксынып белделәр, шулай ук катнашучыларга һәм җанатарларга концерт программасын тәкъдим иттеләр.
«Почта элемтәсе бүлегенең Иң яхшы начальнигы» конкурс номинациясендә Ульяновск өлкәсе УФПС Галия Письняева җиңүче булды. Икенче урынны Пенза өлкәсе УФПС Елена Шишкина алды, өченче урынны Самара өлкәсе УФПС шәһәреннән Овсянникова Мария яулады.
«Җитәкче булып өченче ел эшлим, әмма һөнәри осталык конкурсында беренче тапкыр катнаштым. Һәм менә, беренче тапкырдан Филиаль һәм Макр региональ этапларны да оттым. Мәскәүдә дә хәзер бары җиңү генә көтәм, чөнки яңа уенчыларга бәхет елмая бит!» - «Почта элемтәсе бүлегенең Иң яхшы начальнигы» бәйгесе җиңүчесе Галия Писняева сөйләде.
«Иң яхшы элемтә операторы» номинациясендә Саратов өлкәсе УФПС Любовь Бражникова җиңүче булды. Икенче урында – Оренбург өлкәсе УФПС Елена Иванова, өченчедә – Россия Почтасы Самара филиалыннан Наталья Тюрина.
Конкурсның төбәк этабы җиңүчеләре «һөнәре буенча иң яхшы» күкрәк билгеләре, Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Иң яхшы хезмәткәрләр бу елның декабрендә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия этабында Идел 2 макрорегионын тәкъдим итәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар Россия Почтасы генераль директоры, Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе һәм конкурсның партнерлары кулыннан призлар һәм бүләкләр алачак. Җиңүчеләргә һәр һөнәрдә 1, 2 һәм 3 урын өчен дипломнар һәм акчалата премия алу өчен сертификатлар тапшырылачак. Беренче урын - 175 000 сум, икенче урын – 125 000 сум һәм өченче урын – 75 000 сум. Моннан тыш, 1 урын ияләре «һөнәре буенча иң яхшы» эксклюзив стелалар алачак. Ә 1 урын алачак кешеләр өчен төп сюрприз – конкурсның генераль партнерлары - «Ярко Групп» һәм «Столото» компанияләреннән - автомобиль!