Шумен шәһәрендә (Болгария) информатика буенча Халыкара Көзге турнир узачак. Ярышларда 9 илдән 15,5 яшькә кадәр һәм «Сениор» категориясендә - 15,5 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары катнашты. Россиядән 44 катнашучы чыгыш ясый, шуларның 22се — татарстанлылар.
Болгариядә информатика буенча Халыкара Көзге турнир 2009 елдан Болгариянең мәгариф һәм фән министрлыгының информатика буенча Милли комитет җитәкчесе инициативасы белән үткәрелә. Бу — информатика буенча ике яшь төркемендә - кечкенәләр (15.5 яшькә кадәр) һәм өлкән төркемнәрдә үткәрелә торган бердәнбер халыкара ярыш. Ике көн дәвамында катнашучылар C++программалаштыру телендә 6 мәсьәләне хәл итәләр. Бурычны хәл иткән өчен 0-100 балл бирелә.
Ярыш Шумен мэры - Любомир Христов патронажы астында уза. 2018 елда турнирда Россия, Болгария, Әрмәнстан, Румыния, Молдавия, Швейцария, Сербия, Әзербайҗан һәм Польша укучылары катнаша. Җиңүчеләрне 25 нче ноябрьдә игълан итәчәкләр.