3GPP консорциумы Иннополиста 5G тәҗрибә зонасының яңа стандартлары таләпләренә туры килүен раслады

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

3GPP халыкара консорциумга техник ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчелеге 5G мобиль элемтә зонасы сегментының эшен бәяләде. Яңа буын мобиль челтәре «Ростелеком» компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Таттелеком» элемтә операторы ярдәмендә проектның технологик партнеры – Huawei компаниясе җиһазында җәелдерелде. Тәҗрибә зонасында 5G челтәрләрендә хезмәт күрсәтү базары тикшеренүләре, коммерция мөмкинлекләрен күрсәтү һәм нәтиҗәле бизнес-карарлар эзләү үткәрелә. 3GPP вәкилләре тәҗрибә зонасы бишенче буын челтәрләре өчен барлык яңа техник стандартлар таләпләренә туры килүен белдерделәр.

5G «Ростелеком» челтәренең зур үткәрү мөмкинлеге (секторга 2,1 Гбит/с кадәр) эре вакыйгаларны видеотрансляцияләүне алып барырга, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык җайланмаларын тоташтырырга, виртуаль экскурсияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Пилотсыз транспорт белән идарә итү, акыллы шәһәрләр төзү һәм югары тизлекле элемтә инфраструктурасы төзү өчен 5G куллану аеруча перспективалы, анда соңгы миль артык юл салу яки мөмкин түгел, шулай ук югары иҗтимагый кызыксыну булган урыннарда элемтә оештыру да мөһим: аэропортлар, вокзал, стадионнар һәм концерт мәйданчыклары. 

Европа телекоммуникацион стандартлар институтының техник директоры (ETSI) һәм 3GPP халыкара консорциумның техник ярдәм үзәге башлыгы Эдриан Скрейз болай дип белдерде: "Ростелеком" 5G тәҗрибә зонасы барлык элемтә стандартларының техник таләпләренә җавап бирә. Без тиз йөрешле интернетта һәм Түбән тоткарлыкларга мохтаҗ компьютер уеннарын яратучылар өчен бик яхшы гамәли хезмәт күрсәтүне күрдек, һәм хәзер үк «Ростелеком» 5G сегментын коммерцияле файдалануга тапшырырга әзер».

"Татарстан 5G технологияләрен эшләп чыгару өчен сынау төбәге булып тора, һәм Иннополис моның өчен яхшырак туры килә - 2018 елның маенда нәкъ менә биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 5G тәҗрибә зонасын ачу булды, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Безнең республика киләчәктә дә әлеге технологияне гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк. Безнең төбәкнең үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып, аңа ихтыяҗ булачак. Бүген, мәсәлән, 5G челтәрләрендә болытлы уеннар сервисы күрсәтелде. Бишенче буын челтәрләре киләчәктә шундый ук продуктлар һәм сервислар барлыкка килүгә этәргеч бирәчәк».

Эксперименталь эшләр үткәрү өчен «Ростелеком» компанияләр төркеме карары белән бишенче буын челтәренең радио-электрон чараларын куллану өчен 3,5 ГГц диапазон полосаларының аерым участоклары бүлеп бирелде.

*  *  *

5G — яңа буын мобиль элемтә, үсеш алдагы стандартлар (GSM, 3G, 4G/LTE). 5G коммерция эксплуатациясе 2020 елдан соң башланачак дип көтелә. Мондый күрсәткечләр 4K һәм 8K Ultra HD рөхсәтендә онлайн рәвештә видеоны трансляцияләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International