Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә булды. Күргәзмә югары технологияле производстволарны үстерүгә, инновацияләргә һәм интеграцияләүгә багышланган.
Делегация сыгылмалы экраннар, чынбарлык белән тулыландырылган технологияләр, электр транспорт чаралары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен югары технологияле тренажерлар һәм башка экспозицияләр белән танышты.
Әйтергә кирәк, CHTF күргәзмәсе технологик инновацияләр ярдәмендә икътисадны стимуллаштыру максатларында 1999 елда Шэньчжэнь шәһәре хөкүмәте тарафыннан оештырылган иде. Быел CHTF 20 нче тапкыр үткәрелә. Анда дөньяның 40 иленнән якынча 3,5 мең компания катнаша.
Бүген Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «PAX Technology» ИТ-компаниясе генераль директоры Джек Лю белән очрашуында катнашты. Агымдагы елның июнендә шундый ук очрашу «PAX Technology» башлыгының Казанга визиты кысаларында узды.
«PAX Technology» компаниясе белән SwitchSales системасын үстерүче Татарстан ИТ-компаниясе хезмәттәшлек итә. Бу ваклап сату процессы белән идарә итү буенча яңа сервис һәм теләсә кайсы банк картасы буенча сатып алучыларны идентификацияләү системасын булдыру өчен технологик платформа булып тора. Очрашу кысаларында «PAX Technology» һәм «DLS» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның нигезендә «PAX Technology» халыкара базарда SwitchSales системасын алга этәрүдә ярдәм итәчәк.
Белешмә өчен:
2000 елда Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) штаб-квартирасына нигезләнгән «PAX» төркеме электрон түләүләр терминаллары өчен инновацион чишелешләрне дөньякүләм әйдәп баручы компания булып тора.
Бүгенге көндә «PAX» компаниясенең электрон түләүләр терминаллары төяп җибәрелгән продукциянең гомуми күләме 26 млн. берәмлеккә җитте. Компания бөтен дөнья буенча 90га якын дистрибьютор һәм партнерлар белән эшли һәм үз продукциясен 100дән артык илдә һәм регионнарда сата. 2017 елда товар әйләнеше 382 млн. долларны тәшкил итте, чит ил сату 70% тан артык тәшкил итә. 2017 елда төяп җибәрелгән продукциянең гомуми күләме 6,5 млн. берәмлеккә җитте.