Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән Кытайда

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Кытай Халык Республикасына килде. Бүген ул Гуанчжоу шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре катнашында берничә эшлекле очрашу һәм бизнес-форумда катнашты.

Аерым алганда, Гуандун провинциясе Хөкүмәте Генераль секретаре Линь Цзи, шулай ук Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин белән очрашулар узды.

«Татарстан-Гуандун» бизнес-форумында Роман Шәйхетдинов Кытай бизнесы вәкилләренә Иннополис, ИТ-парк һәм төп дәүләт мәгълүмат системалары мисалында Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдим итте.

Иртәгә эш сәфәре Шэньчжэнь шәһәрендә дәвам итәчәк. Бу шәһәрдә делегация CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә булачак һәм түләү системалары өчен инновацион чишелешләрне дөньякүләм тәэмин итүче «PAX Technology» компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шулай ук Huawei компаниясенең куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге инновацион карарлары белән танышу планлаштырылган.

Татарстан Кытай компанияләре белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Агымдагы елның май аенда Иннополиста Huawei компаниясе катнашында 5G ның бишенче буын челтәренең тәҗрибә зонасы эшли башлады. Hikvision компаниясе белән затларны тану системасын куллануны оештыру проекты гамәлгә ашырыла, моннан тыш, ел ахырына кадәр Шэньчжэнь шәһәрендә ИТ-парк вәкиллеген ачу планлаштырыла.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International