Узган дүшәмбедә Мәскәүдә урта һөнәри белем бирү системасында ТОП-50 һөнәрләре буенча Федераль укыту-методик берләшмәләрнең (ФУМО) Бөтенроссия форумы узды. Татарстан информатика һәм исәпләү техникасы буенча ФУМО тәкъдим ителде, ул Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында эшли.
Форум кысаларында информатика һәм исәпләү техникасы буенча ФУМО рәисе Татьяна Камалетдинова "Цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча яңа карарлар синтезы мәйданчыгы буларак ФУМО мәйданчыгы" темасына доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук форумда әлеге ФУМО "СПО системасында ФУМО 2018" истәлекле билгесе белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, информатика һәм исәпләү техникасы буенча ФУМО МЦК-КТИТС базасында 2015 елдан бирле эшли. Аның белгечләре «Челтәр системалы идарә итү» һәм «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру» белгечлекләре буенча белем бирү программаларын, шулай ук тәҗрибә уртаклашу, ТОП-50 программасы буенча кадрлар әзерләү методикаларын һәм технологияләрен күрсәтү механизмнарын эшлиләр. 2017 елдан башлап биредә квалификация күтәрү курслары оештырылган, анда Россиянең 43 регионыннан 773 Урта һөнәри белем бирү хезмәткәре белем алган, шулай ук WorldSkills Академиясенең квалификация күтәрү курслары оештырылган, аларда 374 производствога өйрәтү остасы белем алган.
Фото: kazanfirst.ru