135 катнашучы WorldSkills региональ чемпионатында ИТ-компетенцияләрдә көч сынашачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

14 нче ноябрьдән 7 нче декабрьгә кадәр Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узачак, анда 2 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнашачак. Ярышлар «Ворлдскиллс» 83 компетенция һәм Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдә 38 мәйданчыкта 53 «Ворлдскиллс юниорлар» компетенциясе буенча узачак.​

Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында ИТ-блок компетенцияләре буенча ярышлар узачак, алар арасында Мобиль робототехника, веб-дизайн һәм башкалар бар. ИТ-компетенцияләрдә 135 катнашучы көч сынашачак.

Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге, КБАО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» һәм КБАО «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе».

 Фото: «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International