Цифрлы ТВга күчүгә әзерлек турында сораштыру узыгыз

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында халыкның тулы цифрлы телевидениегә күчүе турында электрон сораштыру дәвам итә. Сораштыру башланганнан бирле сентябрь аенда аны 47 мең кеше узды инде. Сез дә өлгерегез - 18 нче декабрьгә кадәр порталның «Сораштыру» бүлегендә, шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында да!

2019 елның гыйнварында Россиядә цифрлы эфир җир өсте тапшыруларын тулы масштаблы эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ул телевизион кабул итүнең югары сыйфатын тәэмин итәчәк. Салым телевидениесе шул ук вакытта кыскартылачак.

Әгәр телевизор экранында «Беренче канал», «Россия1», НТВ, «5 канал», РЕН ТВ һәм СТС каналларында «А» литеры күренсә - димәк, сез аналог эфир телевидениесен карыйсыз. Цифрлы форматка күчерү өчен кирәк:

• заманча телевизорлар ияләренә DVB-Т2 стандарты ярдәме белән телевизордагы каналларны автоматик рәвештә көйләүне башлап җибәрергә.

• DVB-T2 стандартын хупламаган иске телевизор ияләренә бу форматка ярдәм итүче приставка алдан ук сатып алырга туры киләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы форматта 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкин булачак.

Әгәр сез  кабель, спутник телевидениесенә яки IP-ТВга тоташтырылган булсагыз - димәк, сез инде автомат рәвештә күчкән.

Цифрлы эфир тапшыруларына күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8 (800) 220-20-02 телефоны буенча яки ртрс.рф сайтында белергә була.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International