Республика укучылары «Татарстан һәрвакыт элемтәдә!» конкурсында катнашу өчен чакырылалар

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елда Татарстан Республикасында телефон элемтәсе оешуга 130 ел тула. 1888 елның 27 нче ноябрендә нәкъ 13.00 сәгатьтә Казанда беренче телефоннар шалтырый. Махсус юбилей датасына Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 6-17 яшьлек мәктәп укучылары арасында иҗади эшләр конкурсын игълан итә - «Татарстан һәрвакыт элемтәдә!».

2018 елның 29 нчы октябреннән 30 нчы ноябренә кадәр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына үз иншаларыгызны яки рәсемнәрегезне сайлап алынган темаларның берсенә җибәрегез:

«1888-2018 еллар: телефон элемтәсе хәзер дә шул вакытта»;
«Хәзерге заман кешесе тормышында элемтә роле»;
"Киләчәкнең телефон элемтәсе - ул нинди?».
Декабрь аенда ук һәр номинациядә – «Иң яхшы инша» һәм «Иң яхшы рәсем» номинацияләрендә 2шәр җиңүче (ике яшь категориясендә) билгеләнәчәк, алар үз тырышлыклары өчен призлар алачак. Иҗади эшләрне бәяләгәндә техника һәм аларның үтәлеш сыйфаты, уйның оригинальлеге һәм конкурс темасын ачу исәпкә алыначак. Катнашу кагыйдәләре белән конкурс положениесендә танышырга мөмкин. Белешмә өчен телефон: (843) 264-73-34.

Белешмә өчен:

1888 елның ноябрендә Казанда, Грузия урамындагы (хәзерге К. Маркс) шәһәр почтасы бинасында республикада беренче телефон станциясе ачыла, ул башта нибары 70 абонентка хезмәт күрсәтә (теләк белдерүчеләрдән күбрәк табылмаган), ә аларның номерлары ике саннан тора. Беренче телефон приборлары 100 сум тора иде, ә аларны урнаштыру – тагын 150 сум.

Бүгенге көндә Татарстанда 717 мең абонент стационар телефон элемтәсеннән файдалана, бу 10 ел элек булган күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк - ләкин шуңа да карамастан, ул кирәкле коммуникацияләр төре булып кала. Безнең көннәрдә кеше кәрәзле элемтәгә өстенлек бирә: бүген республикада әлеге элемтә төреннән 6,5 млн абонент теркәлгән - бу һәр кешенең, ким дигәндә, 1-2 сим-карта бар дигән сүз! Татарстанда торак пунктларның 99% кәрәзле элемтә белән тәэмин ителгән, күп кенә шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр өчен 3G һәм 4G югары тизлектәге сервислар бар. Элемтә сыйфатын яхшыртырга кирәк булган социаль әһәмиятле урыннарда инфраструктура мәйданчыклары (таянычлар) төзелә - берьюлы берничә элемтә операторы тарафыннан җиһазлар урнаштыру өчен. Бүген республикада шундый 166 мәйданчык төзелде инде.

Мобиль челтәрләр хәзерге вакытта 5G стандартлары нигезендә югары тизлекле технологияләр үсешенең яңа этабын кичерә. Бүген берьюлы берничә элемтә операторы ("Мегафон", "Ростелеком") – Татарстанда бишенче буын челтәрен сынап караячаклар.

Татарстанда телефон элемтәсенә - 130 ел. Бу еллар дәвамында элемтә үзгәрде, бүген ата-бабаларыбыз кулланган борынгы стационар аппаратларны хәтерләүчеләр бик аз. Әмма аның асылы үзгәрмәде - телефон элемтәсе бүгенге көнгә кадәр кешеләр арасында үзара бәйләнешнең иң мөһим элементларының берсе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International