23-25 нче ноябрьдә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы Казан һәм бөтен Идел буе стартап-вакыйгаларының берсе - Kazan Startup Weekend 5.0 уздырачак.
Kazan Startup Weekend (KSW) үз мәйданчыгында инде бишенче тапкыр ИТ-эшмәкәрләрне һәм венчур инвесторларын, Россия һәм чит ил технопаркларын, акселераторларны һәм бизнес-инкубаторларны, программистларны, шулай ук технологияләр белән кызыксынучыларны җыячак. KSW катнашучыларны дөньякүләм стартап-мәдәниятнең соңгы яңалыклары белән таныштыра һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Ел саен әлеге чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук БДБ илләреннән, Америка, Франция, Бөекбританиядән 1500 дән артык кеше катнаша.
Чараны дәүләт структуралары вәкилләре, венчур базары һәм эре бизнес вәкилләре катнашында пленар сессия ачачак. Катнашучылар дөньяны үзгәртә торган технологияләр турында фикер алышачак һәм алга киткән технологияләрнең яңа икътисадый концепциясе шартларында кешелекнең ничек үсәчәген фаразлый.
Беренче көнне KSW 5.0 үз эшен технологик эшләнмәләр күргәзмәсе башлап җибәрә, ул өч көн дәвам итәчәк. Эшләүчеләр үз көчләрен стартап триатлонда сынап карый алачак. Мондый хакатонның форматы халыкара компаниядән өч бурычны хәл итүдә төзелә. Биремнәрне иң яхшы башкаручы командалар бүләк сыйфатында үзләренең эшләнмәләрен заказчы мәйданчыгында гамәлгә кертү мөмкинлеге алачак.
"Технопаркта төн" - Kazan Startup Weekendның беренче көне концепциясе. Фәнни мохит вәкилләре роботлардан нәрсә көтәргә һәм яңа технологияләр тормышны озайтырга сәләтле, дип сөйләячәкләр. Уңышлы технологик эшмәкәрләр цифрлы бизнесны булдыру һәм үстерү кейслары белән уртаклашачак, цифрлы икътисадның тиешле базарларына лайфхаклар һәм су асты ташлары турында сөйләячәкләр. KSW ның иң нык катнашучылары өчен «Наука 2.0» телеканалыннан фәнни фильм күрсәтеләчәк.
Kazan Startup Weekend 5.0 икенче көне "tea касәсе артында IT турында" ирекле сөйләшүдән башланачак, аның артыннан тулы бер ачык мастер-класслар марафоны да булачак. Катнашучыларга уңайлы булсын өчен барлык чыгышлар да ике тематик блокка бүленгән - soft skills (коммуникацияләр, критик фикерләү, креативлык һәм командалар формалаштыру) һәм hard skills (зур мәгълүматлар, машина белән укыту, ясалма интеллект, блокчейн, квант технологияләре). Аерым секция социаль проектларга багышлана. Коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре социаль стартапларга инвестицияләү һәм коммерцияле булмаган эшчәнлекне алга этәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Финал көне KSW 5.0 секциясе маркетинг һәм алга этәрү белән ачык мастер-класслар сериясе эше белән ачыла. Бу көнне без өч көнлек стартап-триатлон буенча җиңүчеләрне беләчәкбез. Чараның кульминациясе Demo Day булачак, анда Россиянең иң көчле стартап-компанияләре үз карарларын тәкъдир итә алачак. Ел саен Demo Day үз мәйданчыгында иң яхшы проектларны, актив венчур фондларын һәм бизнес-фәрештәләрне җыя. 4 ел эчендә әлеге чараны үткәрү өчен 2 млн. доллар күләмендә инвестиция килешүләре төзелде.
Чарага теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча кереп була: http://kazanweekend.ru/.