Яр Чаллы Бизнес-инкубаторы стартапларны 9 нчы ноябрьгә кадәр сайлап ала

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллыда ИТ-паркның икенче мәйданчыгы 17 һәм 18 ноябрьдә соңгы стартапларны сайлап алу үткәрәчәк. Катнашу өчен гаризалар технологик проектлар авторларыннан кабул ителә.

Үсеш стадиясе әһәмиятле түгел – Бизнес-инкубаторда идея дәрәҗәсендә дә, бизнес масштабында да стартаплар белән эшлиләр. Сайлап алуда катнашу өчен 9 нчы ноябрьгә кадәр сайтта заявка бирергә, проектка читтән торып бәя бирергә һәм экспертлар белән күзгә-күз очрашуга чакыруны көтәргә кирәк.

Бизнес-инкубаторның яңа резидентларын чакырылган экспертлар 17-18 нче ноябрьдә сайлаячак. Ике көн дәвамында экспертлар сайлап алуда катнашучылар белән аралашачак, проект буенча һәр кире элемтә бирәчәк һәм претендентның Бизнес-инкубатор резиденты статусын алачагын хәл итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 409-155.

Фото: Яр Чаллыда ИТ-парк матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International